Тукай районында 4 меңнән артык гаилә газлы булды
Газлаштыру программасы дәвам итәчәкме?
Узган ел Тукай районында 4295 гаилә газлы булды. Барлыгы 4803 участокка зәңгәр ягулык торбалары сузылды. Республикада социаль газлаштыру программасы дәвам итәчәк. Бу хакта район киңәшмәсендә сөйләштеләр. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, республиканың сәнәгать һәм сәүдә, социаль яклау министрлыклары, «Газпром Трансгаз Казан» компаниясе вәкилләре катнашты. Алар Әҗмәкәй авылында яшәүче күпбалалы Абдуллиннар гаиләсендә кунакта да булдылар. Гаилә башлыгы әйтүенчә, газ керткәч, түләүләр 15 мең сумга кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев