Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында абыстайлар җыелышты

Бирегә район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов та килде.

Тукай районы Әҗмәкәй авылы мәчетендә район мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курсларда белем бирүче абыстайлар җыелышы узды. Биредә мөгаллимәләр район мәчетләрендә хәнәфи мәзһәбенә һәм имам Әбу Мансур Әл-Матуриди гакыйдәсенә, Нәзарәт стандартларына туры килгән бердәм программа буенча укыту турында сүз алып барды. Проектлар һәм планнар буенча фикер алышты. 

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов укытучылар алдында үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады. Хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Күп еллар мәчетләрдә намус хезмәт куйган абыстайларга рәхмәт хатлары тапшырды. Коръән бәйгесендә җиңгән хатын-кызлар грамоталар белән бүләкләнде. Җыелыш дога кылу һәм төшке аш белән тәмамланды.

Фотолар Тукай районы мөхтәсибәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев