Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы гаиләсе хәрбиләргә машина бирде

Әлеге гаилә хәрбиләргә даими ярдәм итә.

Тукай районы Нефтебаза бистәсендә яшәүче Зариповлар гаиләсе район депутаты, махсус хәрби операция активисты Валерий Тигрга, хәрбиләргә җибәрергә дип, ВАЗ-2104 машинасын тапшырган. Зариповлар автомобильне төзәткәннәр. 
Шушы көннәрдә «четверка» хәрбиләргә озатылачак. Тигр әйтүенчә, ул 46 машинаны яңартып, СВО зонасына тапшырган.


Алты бала тәрбияләп үстерүче Зариповлар волонтерлык эшчәнлеген актив алып барулары белән республикада хөрмәтле  гаилә.  Алар 2023 елдан бирле хәрбиләргә 100 меңләп окоп шәме һәм меңнәрчә порция коры аш әзерләгән.
«Валерий Валерьевичның, иске машиналарны, торгызып, алгы сафка озатуын беләбез. Без дә «четверка»ны тапшырып, уртак Җиңүгә өлеш кертергә тиешбез, дип уйладык», – ди Гөлназ Зарипова.
Валерий Тигр, үз чиратында, машина тапшырган гаиләлә рәхмәт белдергән. «Бу – бәяләп бетергесез ярдәм. Тылның әйбер белән генә түгел, рухи яктан да булышуы аеруча әһәмиятле», – дип ассызыклаган ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм СВО