Тукай районында бер җитәкче эштән китте
Аның вазифасын вакытлыча Рузәл Шәрәфиев башкара.
Тукай районының баш дәүләт автоинспекторы Шамил Ганиев отставкага китте.
Ул Эчке Эшләр министрлыгы системасында 1994 елдан бирле эшләде. 2012 елдан Тукай районы буенча дәүләт автоинспекциясен җитәкләде. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул эшләгән дәвердә районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шактый күп эш башкарылган.
Хәзер аның вазифасын вакытлыча Рузәл Шәрәфиев башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев