Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында дуңгызларга вакцинация үткәрәләр

Тукай районында Африка чумасын йоктыру очраклары юк. Шулай да авыруны кисәтү максатыннан төрле чаралар күрелә.

Югары Ослан һәм Спас районнарында дуңгызларда Африка чумасы табылу сәбәпле, ТР Президенты Указы нигезендә, 11 августтан башлап республиканың 22 районында карантин кертелде. Чир табылган урыннан 5 чакрым ераклыктагы радиуста урнашкан территорияләр авыру таралу куркынычына дучар булган территорияләр буларак санала. Бирегә дуңгызлар кертү, терлек ите, терлек азыгы әзерләү, сату һ.б. тыела. Алар арасында: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай җирлекләре бар.

Чаллы белән күрше Тукай районында Африка чумасын йоктыру очраклары юк. Шулай да авыруны кисәтү максатыннан төрле чаралар күрелә.

“Һәркөн хуҗалыкларны карап-йөреп чыгабыз, дуңгызларга профилактик вакцина ясыйбыз, халыкка максималь дәрәҗәдә мәгълүмат таратабыз. Башкарма комитет каршында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе дә эшли. Шулай ук кыргый кабаннарга карата мониторинг та үткәреп торабыз”, - диде хәбәрчебезгә Тукай районының баш ветеринар табибы Ленар Хәйбуллин.

Мәгълүм булганча, Африка чумасының вирусы бик чыдам. Ул туфракта, суда ярты ел яши ала. Шулай ук дуңгыз продукциясендә сакланырга мөмкин. Кеше һәм башка хайваннар өчен африка чумасы куркыныч түгел, ул бары тик йорт дуңгызы, кабан дуңгызы, бәләкәй декоратив (мини-пиги) дуңгызларга йога. 

Соңгы тапкыр Татарстанда Африка дуңгыз чумасы былтыр июль аенда Яңа Чишмә районында табылган булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Африка чумасы