Тукай районында фаҗига була язды
63 яшьлек пенсионер - БСМПда.
11 май көнне көндез Яр Чаллы - Борды авылы арасында юл-транспорт һәлакәте булды. «ВАЗ» автомобилендә хәрәкәт итүче 63 яшьлек пенсионер каршы полосага чыгып, йөк машинасына бәрелде. Бәхеткә, машина йөртүчеләр исән. Әмма юл кагыйдәләрен бозучы пенсионер төрле тән җәрәхәтләре алды: баш миенә зыян килде, кабыргалары, тубык сөяге сынды, ияк асты имгәнде. Аны хастаханәгә озаттылар.
Тукай районының автоинспекция башлыгы Шамил Ганиев белдерүенчә, пенсионер машина йөртү таныклыгын 3 ел элек кенә алган. Йөк машинасын йөртүченең стажы - 24 ел.
Фотолар Тукай районы автоинспекциясеннщн алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев