Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында яңа имам-мөхтәсибне сайладылар

Ул “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов.

Тукай районында истәлекле вакыйга узды. Иске Җирекле авылы мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайладылар. Әлеге вазыйфаны 23 ел буе Җәүдәт хәзрәт Хәррас үтәде. Ул үз теләге белән китәргә булды. Җаваплы эшне яшьрәк дин әһеленә тапшырырга кирәк дигән фикергә килде. 

Чыннан да, Тукай районы елдан-ел үсә, мәчетләр төзелә. Авылларда инде 62 мәхәллә бар. Дингә килүчеләр дә, шөкер, арта. 5 ел элек районда 40 мең тирәсе кеше яшәсә, бүген аларның саны 50 меңгә җитә. “Үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү, ата-ана телен саклап калу төп бурычларның берсе булып тора”, - ди Тукай районы башлыгы Фаил Камаев. Һәм бу юнәлештә, һичшиксез, дин әһелләренең өлеше зур. Алар белән берләшеп эшләү кирәк.

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Тукай районы имам-мөхтәсибе вазыйфасына 30 яшьлек Инсаф хәзрәт Сәүбәновны тәкъдим итте. Район авыллары имам-хатыйблары бер тавыштан бу карарны хуплады. Сайлау мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантаналы рәвештә Инсаф хәзрәткә шәһадәтнамә тапшырды. Аңа зур ышанычлар баглавын әйтте. 

Татар халкы юкка гына ир-атка 70 төрле һөнәр аз дими. Инсаф хәзрәт шундыйлардан. Аны Чаллыда танылган дин әһеле дисәң дә ялгыш булмас. Мәчет тормышында да кайный, бер төркем хаҗиларны ияртеп Мәккәгә дә барып кайта, хәйрия эшләрен дә оештыра. Әле аннан башка без белми-күрми торган күпме эшләре бар! Чаллы мөхтәсибәте каршындагы дәгъват бүлеге җитәкчесе дә әле ул. Гаиләсенә дә вакыт таба. Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр. Андагы энергия, максатчанлык, тел осталыгы... СөбханаАллаһ диясе генә кала. 

Инсаф хәзрәт Чирмешән районының Туймәт авылында туып үсә.  Дингә кечкенә чагыннан ук тартыла башлый. Мәктәптән соң, Әлмәт ислам мәдрәсәсенә укырга керә. 2012-2013 елларда Мисырның Каир шәһәрендә “Әл-Әзхәр” халыкара университетында белем ала. Кайткач, Россия ислам институтын тәмамлый. Эшчәнлеген дин буенча дәвам итә. Лениногорск, Әлмәт мәчетләрендә укыта. 2018 елда Чаллыга килеп, “Утыз Имәни” мәчетендә эшли башлый. 3 елдан соң, Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. Нәкъ аның тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында мәчет яңа сулыш ала. 20 ел ремонт күрмәгән Аллаһ йорты иганәче ярдәмендә тулысынча төзекләндерелә. Хәзер мәчет янындагы мәдрәсә дә тәртипкә китерелә. 

“Имам-мөхтәсиб – бик җаваплы вазыйфа. Тырышырбыз, Аллаһ бирсә. Җәй айларында районның бөтен авылларына чыгып кайтырга исәп. Имамнар, халык белән танышырга планлаштырам. Нинди проблемалар бар - шуларны тыңлап, теркәп, соңыннан хәл итү бурычын куям. Максатыбыз - динне тарату. Милләт, мәдәният елы булгач, бу юнәлештә дә эшләячәкбез. Эшләр күп. Бердәмлек белән юлларыбызны хәерле дәвам итәргә насыйп булсын, иншәАллаһ”,  - дип сөйләде Инсаф хәзрәт Сәүбәнов. 

Фотолар Инсаф хәзрәт Сәүбәновтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам