Тукай районында ирле-хатынлы янып үлде
Фаҗига төнге якта булды.
Тукай районына караучы «Урожай» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәрне МЧС хезмәте төнге сәгать 1дә ала. Коткаручылар тизрәк урынга ашыгалар. Алар килүгә ялкын кирпечле ике катлы йортны чолгап алган була. Мунчалары да яна. Коткаручылар 33 кв. м. мәйдандагы янгынны сүндерәләр. Йорт эчендә 70 яшьлек хатын-кыз һәм 69 яшьлек ир-ат мәетләренә тап булалар.
МЧС хезмәте әйтүенчә, ирле-хатынлы бакчада яшәгән. Янгынга электр җайланмаларын куллануда кагыйдәләрне бозу сәбәпче булуы ихтимал. Хәзерге вакытта тикшерү бара, фаҗига сәбәпләре ачыклана.
ТР прокуратурасы фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев