Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында тагын бер экс-җитәкчегә карата суд булачак

36 яшьлек Азат Надершин 2 маддә буенча гаепләнә.

Тукай районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының элеккеге җитәкчесе Азат Надершинга карата ачылган җинаять эше буенча тикшерүләр тәмам. Ул вазыйфаи вәкаләтләрен мәкерле ният белән куллануда һәм ялганлауда гаепләнә. Тикшерү комитеты җитәрлек дәлилләр базасын туплаган. 

Хокук сакчылары белдерүенчә, экс-җитәкче җир кишәрлекләре алмашу турындагы килешүгә ялган мәгълүматлар кертә. Махинацияләр бизнесмен Валерий Чулаковның 25 участогы белән бәйле. 

2023 елның октябреннән 2024 елның февраленә кадәр 25 участокның чикләүләре булуы турында мәгълүматны яшерә. Нәтиҗәдә участоклар базар бәясе белән бәяләнә. 46,3 млн сумга куелган 25 участок 109,2 млн сумлык 5 участокка алыштырыла. Тикшерү комитеты билгеләвенчә, муниципалитетка 62,9 млн сумлык зыян салына.

Җинаять эше судка җибәрелде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев