Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында тагын бер җитәкче тоткарланды

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Надершин Чулаковның 7 гектар җирне 384 гектарга алыштыру турындагы документларына кул куйган дип саный.

Тукай районы җир- мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Азат Надершин тоткарланды. 
Ул РФ Җинаятьләр кодексының 286нчы маддәсе – вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Җинаять эшен ТР Тикшерү комитетының аеруча авыр җинаятьләрне тикшерүче 6нчы бүлеге ачты. 

Надершин – Алабугада туып-сүкән. Казан Дәүләт Архитектура төзелеш университетын тәмамлаган. Өйләнгән, 10 яшьлек кызы бар. 
Хокук саклау хезмәткәрләрендә аңа карата сораулар,  Чаллы эшмәкәре Валерий Чулаков кулга алынгач, туган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул җир участокларын тиешенчә бәяләмәгән килеш алыштырган. Нәтиҗәдә дәүләткә 64 млн сум зыян килгән. 

Эшмәкәр гаебен танымаган, тикшерү комитеты хезмәткәрләре Надершин Чулаковның 7 гектар җирне 384 гектарга алыштыру турындагы документларына кул куйган дип саный. 

Яр Чаллы суды эшмәкәр Валерий Чулаковны 11 ноябрьгә кадәр изоляторга озатты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тоткарлану суд изолятор