Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында ЗАГСларны бетерәләр

Никахларны теркәү үзәкләрен ни өчен киметәләр?

Татарстанда ЗАГСлар санын 2 тапкыр киметәләр. Шул хактагы проект Татарстан Дәүләт Советына тапшырылган. Бу законны кабул итүнең максаты – бюджет акчаларын нәтиҗәле тотуны тәэмин итү һәм ЗАГС органнары структурасын оптимальләштерү.

Барлыгы 20 торак пункт – Лаеш районының Комлы Кавал һәм Столбище, Биектау районының Бирюли, Дөбъяз һәм Усады, Тукай районының Әҗмәкәй, Бәтке, Кнәз, Круглое Поле, Түбән Суыксу һәм Новотроицкое авыл җирлекләре вәкаләтләреннән мәхрүм ителәчәк. Бу территорияләрдә яшәүчеләргә никахларын теркәү өчен якын тирәдәге зуррак шәһәрләргә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Сүз уңаенда, 2019 елдан 2023 елның июленә кадәр әлеге авыл җирлекләрендә бер генә никах та теркәлмәгән.

Бүгенге көндә никахны Татарстанның нибары 42 торак пунктында теркәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев