Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районындагы бер авылны бетерәләр

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шуңа бәйле законны имзалады.

Сүз Мартыш авылы турында. Ул Чаллыдан 21 км тирәсе ераклыкта урнашкан. Иштирәк авыл җирлегенә карый. Әлеге авыл Түбән Кама сәнәгать санитар зонасына керә. Ерак түгел «Танеко» заводы.

2008 елда ук биредә яшәүчеләр Мартыш елгасының һәм 2 чишмәнең химик матдәләр белән зарарлануына борчылып экологлар мөрәҗәгать итә. Проблема табигать саклау хезмәте контроле астында алына. Республиканың баш санитар табибы әлеге җирлектә яшәү зыянлы дигән карар чыгара.

Искәртергә кирәк, Мартыш – Тукай районында иске авылларның берсе. Ул 1678 ел документларында Бекчурова Пустошь кебек искә алына. Анда керәшен халкы төпләнә. Тукай районының матбугат хезмәте белдерүенчә, хәзер авылда беркем яшәми. Гаиләләргә Чаллы һәм Түбән Камадан фатирлар бирелгән, компенсация түләнгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев