Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында күренекле җитәкче вафат

Ул җитди чир белән авырган булган.

Кайгылы хәбәр килде. Озакка сузылган каты авырудан соң, Тукай районы "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов вафат булды.  

«Мин хезмәт юлымны Тукай районында башлаган идем. Риф Хәнифович – бик тырыш, зирәк, ярдәмчеле җитәкче булды. Ул кирәк чакта кырыс та иде, шаярта да белде. Юморны да аңлый иде. Аның вафаты турындагы хәбәрне ишеткәч миңа бик авыр булды. Ул «Гигант»ны республикага таныткан гигант җитәкче булып Тукай районы тарихында калыр. Аның матур итеп елмаюы күз алдыбыздан китмәс. Урыны җәннәттә булсын», – ди Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева. 

Риф Хәниф улын иртәгә соңгы юлга озаталар. 

Иртәнге сәгать 10да "Тәүбә" мәчете янында җеназа намазы укыла. 

Мәрхүм белән хушлашу 10 сәгать 30 минутта Новый поселогы мәдәният йорты каршындагы мәйданда була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр тукай районы үлем-китем Чаллының мактаулы гражданины