Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай туган көнендә Чаллыда кемнәр бүләкләнде?

4 шәһәрдәшебез үз өлкәләренда куйган хезмәтләре өчен бүләкләнде.

 26 апрель, Чаллыда "Тукайга чәчәкләр китерик!" тантаналы әдәби-музыкаль чара узды. Традиция буенча ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайга куелган һәйкәл каршында үтте. Аның тууына 137 ел тулды.

Чара мәктәп укучылары чыгышы белән башланып китте. Ике сәгать дәвамында Чаллының 20 мәктәбеннән йөзләгән бала Тукай шигырьләрен укыды, әсәрләрен сәхнәләштерде. Быел укучылар аеруча күп, диде оештыручы, "Эврика" мәдәният үзәге хезмәткәре Рүзилә Әхмәтова.

Сәгать икедә чараның рәсми өлеше башланды. Бәйрәмдә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, мәдәният хезмәткәрләре, язучылар, укучылар, студентлар, педагоглар һәм килгән кунаклар катнашты.

Елдагыча бәйрәмдә Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары театраль тамаша күрсәтте.  "Эврика" мәдәният үзәге солистлары Тукайның үлмәс җырларын башкарды. Китапханә кунакларга "Әдәби Чаллы" дип аталган күргәзмә тәкъдим итте.

Шулай ук  4 шәһәрдәшебез үз өлкәләренда куйган хезмәтләре өчен бүләкләнде.

- "Литература" номинациясендә Степанова Елена Анатольевна (Россия язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйре)
- "Изобразительное искусство" номинациясендә Хлюпова Ирина Павловна (рәссам, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы)
- "Театр сәнгате" номинациясендә «Эврика» мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Тылсым» балалар театры студиясе бүләкләнде. (Диплом театрның житәкчесе Әскәрова Чулпан Рифкат кызына тапшырылды).
- «Музыка һәм башкару сәнгате» номинациясендә Мортазин Илгизәр Әнәс улы җиңү яулады («Кызыл тау» мәдәният үзәге артисты).

Лауреатларга диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Бәйрәмдә олпат әдип Айдар Хәлим, Әнвәр Шәрипов, Николай Алешков, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мохияр, Данис Хәйруллин, Лилия Гыйбадуллина һәм Айзирә Имамова шигырьләр укыды.

Шагыйрьнең туган көненә багышланган чара "Туган тел" җыры белән йомгакланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев