«Тукайны бергә укыйбыз»
Чаллыда яшәүчеләр әлеге проектта катнаша ала.
Чаллыда татар халкының мәшһүр язучысы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергә укыйбыз" дип исемләнгән проектка старт бирелде.
Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Венера Гайнуллина әйтүенчә бу проектны Татарстан мәдәният министрлыгы оештыра.
"Без бу чарага теләп кушылдык. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә китапханәләрдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган әдәби очрашулар үтә. Анда Тукай әсәрләре укыла. Бу чарада теләгән һәркем катнаша ала. Шулай ук Тукай әсәрен укып видео төшереп китапханәләргә дә җибәреп була", - диде ул.
Чаллыда Г.Тукай туган көнгә багышлап төрле чаралар уздыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев