Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай мәйданында

Басып торам Тукай мәйданында. Тоеп халкым йөрәк тибешен Сакладыңмы Казан Тукай рухын? Шуны эзләп сиңа килешем... Карурманда йөргән кебек монда, Елый кебек кояш күгеңдә Тамчы-тамчы нурлар телеп җанны Уятмакчы илһам күңелдә. Яраланган гамем баш калкыта Таш диварга барып ватыла Саташканмы заман, адашканмы? Йодырык булып хисем атыла. Кара болыт мәйдан уртасында...

Басып торам Тукай мәйданында.

Тоеп халкым йөрәк тибешен

Сакладыңмы Казан Тукай рухын?

Шуны эзләп сиңа килешем...

Карурманда йөргән кебек монда,

Елый кебек кояш күгеңдә

Тамчы-тамчы нурлар телеп җанны

Уятмакчы илһам күңелдә.

Яраланган гамем баш калкыта

Таш диварга барып ватыла

Саташканмы заман, адашканмы?

Йодырык булып хисем атыла.

Кара болыт мәйдан уртасында

Кая ага халык ташкыны?

Мин генәме ап-ак җилкән корып

Хакыйкаткә барам ашкынып.

Басып торам Тукай мәйданында

Өметләргә сузып кулымны

Күзләремә сыйган бу дөньяда

Тыңлар кеше бармы моңымны?!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев