Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле. Комиссиягә 25 гариза килгән. Шулардан 19 кандидат премиягә дәгъва итә.

1.    Флера Гыйззәтуллина — «Яну дәверләрендә» (ТКН, 2013), «Вөҗдан үре — йөрәк түре» (ТКН, 2016) китаплары өчен;
2.    Ләбиб Лерон — «Җил көймәсе» («Мәгариф», 2009), «Әкиятче малай» (ТКН, 2016) китаплары өчен
3.    Николай Алешков — тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» (2015), «Дальние луга», избранная лирика (2017), «Мои поэмы» (2019), «Причастие», избранная лирика (2020) әсәрләр циклы өчен;
4.    Марат Кәбиров — «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен;
5.    Рашат Низамиев — «Уч төбендө-яшен» («На ладонях-молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен;
6.    Йолдыз Шәрапова — «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен;
7.    Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле — Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр;
8.    Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле — Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер;
9.    Әлмәт театрының «Кибет» спектакле — Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов;
10.    «Әлиф» берләшмәсе «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев;
11.    Анатолий Егоров — «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен;
12.    Кадим Җәмитов — татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен;
13.    Илһам Байтирәк — «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен;
14.    Риф Гатауллин — музыкаль җыентыклары өчен;
15.    Фаяз Хуҗин — тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен;
16.    Раилә Гарипова — татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен;
17.    Рифхәт Якупов — милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен;
18.    Елена Алексеева — «Казань. Кинематограф. Из века в век (1897–2014 гг. г.) китабы өчен;
19.    Фирдәвес Ханов — Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен.

Лауреатлар 26 апрель көнне билгеле булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев