Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы аграрийларына Марат Җаббаров үз тәкъдимнәрен әйтте

10 март көнне күрше Тукай районында Татарстан фермерлар ассоциациясе, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының ХХII съезды булды.

Тукай районында узган алдынгылар слетында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров аграрийларга, фермерларга үзебезнең илдә авыл хуҗалыгы товарлары, техника җитештерүчеләр белән ныклы элемтәдә торырга һәм кирәкле әйберләрне үзвакытында сатып алырга тәкъдим итте.

Орлыкка килгәндә, Татарстанда эшләп килүче «Элита» предприятиесендә берничә елга җитәрлек запас булуын ассызыклады. Шулай ук республикада авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең инкубатор өчен йомыркага, саву залларына һәм сөтүткәргечләргә хезмәт күрсәтү буенча читтән кертелгән товарларга ихтыяҗ булуын әйтте. Марат Җаббаров фермерларга үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча министрлыкка тиз арада хәбәр итүләрен сорады. 

Чыганак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/zebezd-eshlngn-tovarny-alyyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X