Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы сукбай этләр проблемасы булуы белән килешә

Баланы тешләгән этнең хуҗасын табучыга – бүләк Өч яшьлек баланы эт тешләде. Бу хәл Тукай районының Новотроицкое авылында булды.

3 февральдә Руслан Шакиров, өч яшьлек улы Мусаны ияртеп, капка төбен көрәргә чыга. Трактор көткән арада балага урамнан килүче ике этнең берсе ташлана. Эт малайның борынын тешли. Аннары әти кешедән куркып кача. 

Баланы тиз арада Кама балалар медицина үзәгенә алып килеп, операция ясыйлар, яраны тегәләр. Хәзер малай өендә.

Әтисе Руслан Шакиров “Шәһри Чаллы” хәбәрчесенә: “Операция уңышлы узды, бала исән булгач, тынычландык инде”, - диде. 
Без Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова хәлне аңлатуын сорап, хат белән чыктык. 

– Этләр проблемасы безнең җирлек өчен бик актуаль. Авылыбыз янында гына 7 бакчачылык ширкәте урнашкан. Көз айларында бакча хуҗалары ташлап калдырган этләр безнең авылга килә. Октябрь-ноябрь айларында өч тапкыр аулау килде. Соңгысында 8 этне алып киттеләр. Ә баланы тешләгән эт ул үзебезнең авылдашларныкы. Бер яктан, әгәр хуҗасы этен урамга берүзен чыгарган икән, минем аны алып китәргә бер хакым да юк.  Икенче яктан, алар урам буйлап йөреп, авыл халкына зыян салалар. Этләр урамда үзләре генә йөрергә тиеш түгел. Шакировларга килгәндә, мин аларның хәлләрен белешеп торам. Нинди ярдәм кирәк булса да, без әзер. Хәтта менә бу этнең хуҗасын табучыга бүләк тә бирәчәкбез, – диде Юлия Михайловна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проблема бар