Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Теләнче Тамак авылы балалары мавыктыргыч уеннарда катнашты - ВИДЕОЛАР

Ураза бәйрәме уңаеннан, Теләнче Тамак авылында спорт чаралары узды.

Мәчет ишегалдында бик күпләп авыл балалары, моннан тыш ялларга кайткан яшүсмерләр җыелган иде.

Мөслимәләр алар өчен мавыктыргыч уеннар әзерләгәннәр: балалар скакалкада да сикерде, йомырканы кашыкка куеп йөгерде, эстафетада катнашты, обруч әйләндерде, таяк тартышты, ясалма атка атланып та йөгерде. Ишегалды шау-гөр килеп торды. 

Һәрбер катнашкан балага оештыручылар махсус карточкалар таратты. Соңыннан исә яшүсмерләр әлеге карточкаларны үзләре теләгән бүләккә алмаштыра алды. 

Балаларны уйнатканнан соң, аларның әниләренә дә чират җитте. Сабыйлар әниләре өчен чын күңелдән җан атып торды, аларга һәрьяклап көч бирде.

 

Саф һавада уйнаганнан соң барча җыелган кеше мәчеткә керде. Монда искиткеч мул табын әзерләнгән иде. Бөтен кеше тәмле пылау белән сыйланды, тәм-томнар белән чәй эчте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев