Тукай районында булган фаҗига буенча соңгы яңалык: 12 яшьлек кыз үз бүлмәсендә асылынган
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында булган фаҗига буенча соңгы яңалык: 12 яшьлек кыз үз бүлмәсендә асылынган

Фаҗига Чаллы янындагы "Усадьба-3" бакчачылык ширкатендә булган. Бер шәхси йортта 12 яшьлек кызның мәетенә әнисе тап булган, дип баштарак хәбәр иткән идек.

Әлеге кыз Чаллының бер мәктәбендә укый торган булган. 

- Кичә кич әлеге гаилә янына барып кайттым. Кыз бала үз бүлмәсендә асылынган. Гаиләләре үрнәк, бернинди дә учетта тормыйлар иде. Фаҗига күргән гаиләнең 9 һәм 3 яшьлек балалары бар. Мин аларга, Кече Шилнә авыл җирлеге исеменнән, нинди дә булса ярдәм кирәк булса, без булышырга әзер, дип әйттем. Алар тыйнак кына баш тартты, - дип сөйләде безгә Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов.   

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. 12 яшьлек кызны иртәгә Олы Шилнәдә җирлиләр.  

 

Фото: https://pixabay.com/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев