Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында ябык футбол манежы төзиячәкләр

Тукай районы Новотроицкое авылында ябык футбол манежы төзергә планлаштыралар.

Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасының Футбол федерациясе белән эшләнә, дип сөйли Тукай районы башлыгы Фаил Камаев.

Ул билгеләп үткәнчә, районның спорт инфраструктурасы тулаем үсеш кичерә. «Наиком Экстрим Мотокросс» балалар спорт-техник клубы уникаль проект булды. Трассаның гомуми озынлыгы - 6 мең метр. 2021 ел нәтиҗәләре буенча клуб Татарстанның иң яхшы спорт объекты дип танылды, дип ассызыклый район башлыгы.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукай районы