Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районындагы иң бай депутат 80 миллион сумнан артык акча эшләгән

Татарстан фермеры Равил Миңнехуҗин узган ел нәтиҗәләре буенча Тукай районының иң бай депутаты булган. Эшмәкәрнең кереме 80,5 миллион сум тәшкил итә. Мондый мәгълүмат депутат тапшырган декларациядә күрсәтелгән.

Тукай районы сайтында чыккан документтан күренгәнчә, Равил Миңнехуҗинның милкендә 50 шәхси фатир, берничә торак йорт, иллеләп торак булмаган күчемсез милек һәм җир кишәрлекләре бар. Бу – эстакадалар, административ биналар, җитештерү биналары, судно төзү заводы, склад биналары, тимер юл тупигы һ.б. 

Миңнехуҗин автопаркында Bentley Continental GT SPEED, «ГАЗ 3110» һәм «ГАЗ 21» автомобильләре бар.

Депутатның тормыш иптәше 193,6 миллион сум күләмендә керем алган. Аның карамагында өч фатир, ике йорт, җир кишәрлекләре һәм торак булмаган биналар, өч чит ил машинасы (Hyundai Solaris, Volkswagen Golf һәм Mercedes-Benz), берничә «КАМаз» модификациясе, төрле авыл хуҗалыгы техникасы – Scorpion 732, «Беларус 82.1», Versatile 370 һәм башка машиналар бар.

Түбән Каманың иң бай депутаты елына ярты миллиард сумга якын акча эшләве турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев