Тукталыш платформасын яңарттылар
Җир асты кичүенә төшү юлы да яңартыла.
Чаллыда трамвай рельсларын яңарткач, «Микрорайон Бумажников» тукталышындагы җәмәгать транспортына утырту платформасы халык өчен уңайсыз иде. Рельсларның биеклеге кешеләргә транспортка кергәндә һәм чыкканда комачаулый иде.
Шәһәрдәшләр бу хакта социаль челтәрләрдә яздылар.
«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре халыкның гозерен иштте. Тукталыш платформасын реконструкцияләделәр. Моннан тыш, ПАД хезмәткәрләре җир асты кичүенә төшү юлын да яңарталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев