Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тыелган социаль челтәрдә реклама бетә, бакчаларда бизнес ярамый

1нче сентябрьдән нинди үзгәрешләр гамәлгә керә?

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә  хезмәт, бизнес, мәгариф, транспорт, элемтә һәм куркынычсызлык өлкәсендә дистәләгән яңа закон үз көченә керә.

Хезмәт өлкәсендә

Электрон медицина китаплары. Кәгазь медкенәгәләр төп документ буларак кулланудан туктаячак. Яңалары бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштереләчәк. Кәгазь вариантны  вакыты чыкканчы яки битләр тәмамланганчы кулланырга мөмкин булачак.

Яшүсмерләр хезмәте.  1 сентябрьдән 14-18 яшьлек яшүсмерләрне ял һәм бәйрәмнәрдә эшкә җәлеп итү рәсми рөхсәт ителә, әмма җәйге каникулларда һәм мәшгульлек хезмәте юлламасы белән генә.

Элемтә һәм интернет

SIM-картаны тапшыру. Җинаять кодексында SIM-карталарны һәм өченче затларга аккаунтларга керү өчен шәхси мәгълүматларны тапшыруны оештырган өчен җәза каралган. Мондый гамәлләр кылган өчен 700 мең сумга кадәр штраф түләтәчәкләр яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр.

Экстремистик материаллар эзләү. Моның өчен административ җаваплылыкка тартачаклар

2025 елның 1 сентябреннән РФдә блокланган ресурсларда реклама урнаштырырга ярамый. Беренче чиратта бу Instagram* һәм Facebook * (*ка РФдә тыелган һәм экстремистик дип танылган Meta компанияләре керә). Физик затлар өчен штрафлар - 2,5 мең сумга кадәр, ИП һәм вазыйфаи затлар өчен - 20 мең сумга кадәр, компанияләр өчен - 500 мең сумга кадәр. Һәр реклама посты - аерым кагыйдә бозу очрагы.

Җир

Хәзер төзелеш өчен бүлеп бирелгән кишәрлекләрдә объектлар биш ел дәвамында, ә индивидуаль торак төзелеше кишәрлекләрендә җиде ел дәвамында төзелергә тиеш. Шулай ук, әгәр проблема ачыкланганнан соң ел дәвамында биналарны тиешенчә каралмаса, корылмаларда тәрәзәләр булмау, шулай ук кишәрлекнең чүп үләннәре белән каплануы да җирнетартып алырга нигез булып тора. .

Бакчаларны  бары тик ял итү һәм бакчачылык алып бару өчен генә файдаланырга рөхсәт ителә. Яңа таләпләр нигезендә дача участокларында кибетләр, автосервислар, хостеллар, шулай ук башка коммерцияле объектлар ачу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев