Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Учак» клубы дусларын җыйды

Очрашуга төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыкканнар да, эшләүче гүзәл затлар да килде.

«Энергетик» мәдәният сараенда «Учак» клубының чираттагы утырышы булды. Бу клубны 20 ел элек Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева оештырган иде. Максаты – зыялы татар хатын-кызларын бергә туплап, эчкерсез аралашу, ял итү.

Очрашуга төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыкканнар да, эшләүче гүзәл затлар да килгән иде. Шәһәребез җырчылары Илсөяр Зарипова, Илнур Фәйзуллин, Фәнилә һәм Артур Салиховлар матур җырларын бүләк иттеләр. Түбән Камадан килгән Әлфия һәм Тәлгать Юлдашевларның чыгышы да нур өстенә нур булды. 82 яшьлек Люция Мостафинаның чишмәдәй чылтырап аккан тавышына да, үзенә дә сокландык.

Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры, «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. «Бу клубны оештырган өчен Гөлзада Мөхәммәтовнага рәхмәт. Чөнки бүген ихластан аралашулар җитми. Нинди генә чара оештырырга алынсаң да, каршылыкларга юлыгасың. Гөлзада ханымның нияте изге – кешеләргә ярдәм итү. Шунлыктан ул һәр җитәкченең ишеген ачып керә һәм үтенеченә уңай җавап алып чыгып китә. Ул бик күп чаралар уздыра. Ул исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә шәһәр һәм халык өчен башкарган эшләрен белә», – диде ул. 

Гөлзада ханым кичә барышында «Учак» кунакларын «Шәһри Чаллы»га язылырга өндәде. «Шәһри Чаллы» шәһәрнең беренче газетасы булсын. Газета укыган кешенең хәтере бетми, башы яхшы эшли», – диде. Сүз уңаеннан, ул шәхсән үзе ярты ел саен почта аша алты кешене газетабызга яздыра. 
Очрашуда ике китап тәкъдир иттеләр. Аның беренчесе «Голос народа» дип атала. Сания Сафина Гөлзада Рзаева исеменнән шәһәр тарихы, мәдәнияте, данлыклы кешеләре турында язган. Бер сулышта укый     торган китап.

Икенче китапны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты исәбенә 84нче лицей-интернат чыгарган. «Ак калфакның ак юлы» дигән китап Чаллының төрле өлкәләрендә эшләп, изге гамәләре белән күпләргә үрнәк хатын-кызларга багышлана. 

Очрашуга ТРның беренче президенты Минтимер Шәймиевның сеңлесе Мәдәния Ильясова да килгән иде. «Бүгенге тыныч, матур тормышыбыз өчен СВОда хезмәт итүче ир-егетләребезгә Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйк, исән-сау әйләнеп кайтсыннар, илебезгә тынычлык килсен. Ә «Учак» клубының мондый очрашулары дәвамлы булсын. Мин моннан һәрвакыт үземә рухи азык алып китәм», – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев