Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Учак» клубы утырышында нинди мәсьәләләр күтәрелде?

«Энергетик» мәдәният сараенда зыялы хатын-кызларның «Учак» клубы утырышы булды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева оештырган әлеге клуб очрашуы гадәттәгечә җылы, дустанә шартларда узды.
Анда Чаллының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр – «Камкомбанк»ның идарә рәисе Лилия Байчурина, лаеклы ялдагы җитәкчеләр Мәдәния Ильясова, Федия Минһаҗиева, акушер-гинеколог Әнисә Вәлиева, рухият сагында торучы язучылар Әлфия Ситдыйкова белән Рәзинә Сәетгәрәева һәм башкалар чакырылган иде. 

Гөлзада Рзаева «Учак» клубы белән таныштыргач, матбугат чараларына язылу башалануын да хәбәр итте. «Шәһри Чаллы»га язылыгыз, туган телеңдә газета укып, шәһәр яңалыклары, мәдәният-сәнгать, кеше язмышлары турында укуы күңелгә рәхәт бит», – дип чакырды ул. 
«Камкомбанк»ның идарә рәисе Лилия Байчурина исә дустанә, җылы кичәне оештыручы Гөлзада Рзаевага рәхмәт әйтте. «Монда Чаллы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр җыелган. КамАЗ төзүченең баласы буларак, фидакарь хезмәтегез, безгә матур шәһәр төзегәнегез өчен рәхмәт сезгә. Мондый кичәләрдә яшьләрнең күбрәк булуын телим. Киләчәк буын Чаллы тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне белергә, хөрмәт итәргә тиеш», – диде ул. Кичәдә «Энергетик» мәдәният сарае артистлары һәм Фәнилә Салихова, Илзирә Ибраһимова үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. 

Тукай районында яшәүче талантлы шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева милләт язмышына багышланган эчтәлекле шигырен укыды. 
Кичә ахырында Гөлзада ханым гүзәл затларны бер-берсен кадерләп, ярдәм итешеп яшәргә чакырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев