Уфада яшәүче ир-ат лотереяга 2,6 миллион сумнан артык акча откан
Хәзер откан акчаны алу өчен аны Мәскәүдәге лотерея үзәгендә көтәләр
Уфада яшәүче ир-ат лотереяга 2,6 миллион сумнан артык акча откан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы «Столото» дәүләт лотереясының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ул сайтта билет сатып алган һәм 2 598 816 сум акча откан. Киңәйтелгән ставка нәтиҗәсендә ир-ат лотереяга откан акчасын 2 671 216 сумга кадәр арттыруга ирешкән, диелә хәбәрдә.
Хәзер ир-атны откан акчаны алу өчен Мәскәүдәге лотерея үзәгендә көтәләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев