Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уңганнар ачыклана

22 ноябрьдә Казанда предприятие һәм оешмаларның яшь эшчеләре арасында республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе үтә. "Һөнәре буенча иң яхшы" исеме өчен бәйгедә Чаллыдан җиде кеше көч сынаша. Алар 6 номинациядә - "Токарь", "Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы", "Фрезерчы", "Слесарь-инструментальщик", "Инженер-технолог", "Яшьләр белән эшләү буенча белгеч" номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтергә тиеш....

22 ноябрьдә Казанда предприятие һәм оешмаларның яшь эшчеләре арасында республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе үтә.

"Һөнәре буенча иң яхшы" исеме өчен бәйгедә Чаллыдан җиде кеше көч сынаша. Алар 6 номинациядә - "Токарь", "Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы", "Фрезерчы", "Слесарь-инструментальщик", "Инженер-технолог", "Яшьләр белән эшләү буенча белгеч" номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтергә тиеш. Конкурсның максаты - эшче яшьләр проблемаларына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, машина төзелеше тармагындагы төп белгечлекләрнең абруен, җитештерүчән хезмәтнең ролен күтәрү, яшь эшчеләрнең һәм белгечләрнең теоретик һәм гамәли белемнәрен тикшерү, һөнәре буенча иң яхшыларны билгеләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев