Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Үги әнисенә өйләнгән Даниилны колониягә озаттылар

Сәбәбе банк картасы белән бәйле.

Казанның Вахитов район судында Даниил Зарипов эшен карадылар. Ул 2 елга гомуми режимлы колониягә озатылды. Суд материаллары буенча, бер ел элек ул дустының банк картасын урлый һәм андагы акчаларны туздыра. Дусты полициягә мөрәҗәгать итә.

Даниил Зарипов Дэниел Чижевский буларак танылган җырчы. 2023 елда ул 54 яшьлек үги әнисе Айсылу Чижевскаяга өйләнеп җәмәгатьчелекне шаккаттырды.

Тумышы белән Казаннан. Әнисе роддомда ук ташлап калдыра. Әтисе дә якын итми - начар мөгамәләдә була. Төрмәгә эләккәч, Даниилны опекага әбисе ала. Тик 11 яшь булганда ул да каты авырый башлый. Шулай итеп малай балалар йортына эләгә.  

Яшүсмер вакытта аны тәрбиягә Татарстанның халык язучысы Рөстәм Мингалимовның кызы Айсылу Чижевская ала. Аның канаты астында Даниил иҗади яктан үсә. Ул төрле вокал конкурсларында катнаша, 16 яшендә хәтта НТВның "Ты супер!" тапшыруында. Шоудан соң ул карьерасын үстерергә карар кыла, Дэниел Чижевский псевдонимын ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев