Украинадан килүчеләргә ничек ярдәм итеп була?
Яңалыклар тасмасы

Украинадан килүчеләргә ничек ярдәм итеп була?

Редакциябезгә: "Хәзерге көндә Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга ничек ярдәм итә алам? Киемнәр кирәк микән?"- дип мөрәҗәгать итәләр. Без моңа ачыклык кертү өчен "Нур" яшьләр үзәгенә шалтыраттык.

Анда Украинадан килүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләрдән әйберләр кабул итү пункты гамәлдә. "Бүгенге көндә иң кирәге - көнкүреш товарлар, эчке киемнәр. Зур күләмдә өс киемнәре кабул итмибез. Чөнки Украинадан килүчеләр тулысынча диярлек кием-салым белән тәэмин ителгән,"- ди "Нур" яшьләр үзәге директор урынбасары Евгений Сироткин. 

Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булган 300 кеше Чаллының "Жемчужина" санаториенда һәм "КАМАЗжилбыт" кунакханәсендә яши.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев