Уку йортларында «урак өсте»: бюджет урыннары кимегән, бәяләр арткан
Абитуриентлар өчен хәзерге вакыт чыннан да урак өсте вакыты. Документлар кабул ителеп, тешне кысып кына түзеп, нәтиҗәләр көтү чоры. Быел Татарстанда барлыгы 14,5 мең укучы мәктәпне тәмамлады. Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы кабул итү кампаниясенең яңалыклары турында сөйләштеләр. Республиканың югары уку йортларында 15 мең 806 бюджет урыны каралган.
"Бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 процентка кимрәк", - ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Быел белгечлек юнәлешенә - 1247, магистратурага - 5 мең 252 , бакалавриатка - 9 мең 307 кеше кабул итәчәкләр. "Мәгълүмат технологияләре", "химия", "электроника, радиоэлектроника һәм системалар", "физик тәрбия һәм спорт" кебек юнәлешләргә урыннар артса, гуманитария өлкәсендә, киресенчә, «тел һәм әдәбият", "сервис һәм туризм", "архитектура", "икътисад һәм идарә", "юриспруденция" белгечлегенә урыннар киметелгән.
Төп яңалыкларның берсе - быел Казан федераль университетында түләүле бүлектә белем алучылар өчен бәяләр арткан. Университетның беренче проректоры Рияз Минзарипов әйтүенчә, университеттан белгеч булып чыгу өчен, студентларга елына кимендә 102 мең сум түләргә кирәк булачак. Сүз уңаеннан, былтыр бу сумма елына 64 мең сум гына булган. Хәзерге вакытта КФУга инде 2 меңнән артык гариза кабул ителгән. Мәктәпләрдә аттестатлар әле узган атнада гына тапшырыла башлады. Документ бирүчеләр киләсе көннәрдә тагын да артыр, мөгаен. Гадәттәгечә, рейтинг буенча иң кыйммәтле белгечлек - теш табибы. КФУда инглизчә белем бирә торган стоматология бүлегендә уку елына 450 мең сумга төшә.
Икенче яңалык - Казан илкүләм тикшеренү технологияләр университетында (КХТИ) яңа ректор - Сергей Юшко. Быел анда читтән торып уку бүлегендә магистратурага 21 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев