Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучыларның фәнни җәмгыяте 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршында эшләүче укучыларның фәнни җәмгыяте 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Фәнни җәмгыятьтә бүген шөгыльләнүчеләрне дә, ун, унбиш, егерме ел элек биредә беренче ачышлар ясаган элекке укучыларны да бергә җыйды бу бәйрәм. Гадәттә, һәр юбилей үткәннәрне хәтердә яңартудан башлана. Укучыларның фәнни җәмгыятенә нигез салучы Галина...

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршында эшләүче укучыларның фәнни җәмгыяте 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Фәнни җәмгыятьтә бүген шөгыльләнүчеләрне дә, ун, унбиш, егерме ел элек биредә беренче ачышлар ясаган элекке укучыларны да бергә җыйды бу бәйрәм.

Гадәттә, һәр юбилей үткәннәрне хәтердә яңартудан башлана. Укучыларның фәнни җәмгыятенә нигез салучы Галина Кокорева гап-гади бер түгәрәктән башланып киткән, бүген инде чирек гасырлык тарихы булган җәмгыять тормышындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларны искә алды. Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты проректоры Ирек Газизов тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Җәмгыятьнең элеккеге укучылары катнашындагы блиц-турнир бәйрәмгә җанлылык өстәде.

Юбилейда катнаша алмаганнары исә котлауларын юлларга онытмаганнар - фәнни җәмгыятьнең элеккеге укучыларыннан видео һәм электрон котлаулар илнең төрле шәһәрләреннән генә түгел, Германия, Чехия, Франциядән дә килгән. Аларның һәркайсы педагогларга чиксез рәхмәт хисләре белән сугарылган, фәнни түгәрәктә шөгыльләнүнең эшләрендә, тормышларында һәрчак уңай тәэсире булуы ассызыкланган. Видеокотлауларның берсе - бүгенге көндә ТР Президенты аппаратында эшләүче Марсель Ксенофонтовтан.

Бәйрәм кичәсе башыннан ахырына кадәр презентация - "Укучыларның фәнни җәмгыяте йолдызлыгы" тикшеренүләрен һәм төрле еллардагы архив фотосурәтләрен күрсәтү белән үрелеп барды.

Россия фән көненә багышлап иң кызыклы чара үткәргән "Иҗат аша фәнгә" шәһәр акциясендә катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Бәйрәмдә шулай ук "Минем портфолио" конкурсына йомгак ясалды. Укучыларның фәнни җәмгыятендә шөгыльләнүче 10 укучы фәнни-тикшеренү эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен дипломнар һәм "Синема Парк" күпзаллы кинотеатрына билетлар белән бүләкләнде.

Укучыларның фәнни җәмгыятендә шөгыльләнүче балаларны тагын бер көтелмәгән шатлык тәэсирләндерде. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае директоры Татьяна Пегова аларга республиканың истәлекле урыннары буйлап сәяхәткә юллама бүләк итте.

"Юбилей уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе гаҗәеп тантаналы һәм тәэсирле булды. Иҗат сараеның сәнгать коллективлары аңа кабатланмас ямь өстәде. "Синема Парк" җитәкчелеге дә бәйрәмне оештыруда зур ярдәм итте, - ди укучыларның фәнни җәмгыяте җитәкчесе Венера Зарипова. - Укучыларның фәнни эзләнү эшләренә югары дәрәҗәдә оештыручы 10, 26, 32, 52, 56, 77, 78, 79нчы мәгариф учреждениеләренә укучыларның фәнни җәмгыяте оештырган "Ломоносов укулары", "Мин дөньяны танып беләм", "Фән җилкәннәре" республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә, шәһәркүләм интеллектуаль-иҗади турнирларда, акция, конкурсларда катнашканнары өчен рәхмәтлебез".

Укучыларның фәнни җәмгыяте алга таба да фән дөньясына омтылган балаларны һәм аларның укытучыларын яңа ачышларга рухландыручы серле бер утрау булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев