Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучыбыз театрга бәхетле билет отты

Газетабызның «В контакте» битендә язылучыларыбыз арасында экспресс-бәйге уздырган идек. Аны барлыгы 22 меңгә якын кеше кереп карады.

Җиңүче рандомайзер системасы буенча билгеләнде. Ул шәһәрдәшебез Лилия Муллахмәтова. Аңа, редакциягә чакырып, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «Ул бит кичә иде» дигән спектакленә ике билет тапшырдык. 

Лилия спектакль сөючеләрдән. Билетларны алгач та үзенең шатлыгын уртаклашты:

– Мин декрет ялында, бәхетле әни. Тик әниләрнең дә берәр кая чыгып, ял итеп кайтасы килә. Театрга барып ял итеп кайтам, аллаһ теләсә. Әбиебез дә оныгы белән утырып торырга бик теләп риза булды. Рәхмәт, «Шәһри Чаллы»!

Укучыларыбыз соравы буенча, экспресс-бәйгеләрне еш оештырачакбыз. Алардан калмас өчен безнең социаль челтәрдәге аккаунтка язылып куярга онытмагыз. Моның өчен телефон камерасын кушып, әлеге куар-кодка якын китереп, кирәкле битне турыдан-туры таба аласыз. 

Икенче экспресс-бәйгедә Лилия Гыйбадуллинаның Сабантуйда мәйдан тоткан мәшһүр көрәшче Рәкыйп Хәмитов турында чыккан «Копченый. Рәкыйп Хәмитов» китабын уйнаттык. Өч кешегә бәхет елмайды. Әлеге китапны укыганда татар рухын, аның милли аңын һәм имәндәй сынмас көчен тоярга була. 

Экспресс-бәйгенең шартлары бик тә гади: лайк, репост һәм комментарий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев