Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылар бер фәннән БДИны июньдә яңадан тапшыра алачак

Имтиханның нәтиҗәсе уку йортларында кабул итү кампаниясе тәмамланганчы билгеле булачак.

2024 елның июненнән чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәннән БДИны яңадан тапшырып карый алачак. Мондый мөмкинлек бер генә тапкыр укучы үз нәтиҗәләре белән килешмәсә бирелә. Шулай итеп, алар, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткәнчә, кабул итү кампаниясе ахырына кадәр яңа нәтиҗәле булачак, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев.

Имтиханны яңадан тапшырганнан соң чыгарылыш укучылары билгене беренче һәм икенче вариантлар арасында сайлый алмаячак, чөнки беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак. Үзгәрешләр якын арада БДИ үткәрү тәртибендә һәм имтиханнар расписаниесендә теркәләчәк. Белгеч сүзләренчә, бүгенге көндә инде төбәкләр белән консультацияләр бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф