Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучылар «Беренче театр»ны куйды

«Спектакль куйганда баштан аяк татар дөньясына чумалар», - ди 39нчы мәктәп директоры.

Чаллының 39нчы мәктәбендә татар милләтенең горурлыгы булган шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган кичә үтте. Чара мәктәп директоры Илһам Төхфәтуллинның чыгышыннан башланды.

«Бүгенге кичәбезнең төп максаты – балаларга милләтебезнең гореф-гадәтләрен сеңдереп, аларга биргән милли тәрбия аша татар телен саклап калу. Аллаһка шөкер, бүген мәктәп укучыларының 65 проценты туган тел дәресе итеп татар телен сайладылар. Һәм бу сан ел саен арта. Бу өлкәдә безнең уңышларыбыз зур. Татар теле буенча республика, шәһәркүләм олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә безнең укучылар еш кына беренчеләр рәтендә. Мәктәптә чүлмәкчелек остаханәсе дә уңышлы эшләп килә. Анда балалар савыт-сабаларны татар милли бизәлеше белән ясарга өйрәнәләр. Мәктәп ачылгач та «Галәм» татар театры түгәрәге оештырылды. Монда укучылар спектакль куйганда, борынгы милли киемнәр киеп, рольләренә кереп, баштан аяк татар дөньясына чумалар. Безнең Тукаебыз да театрны бик яраткан. Шуның өчен дә кичәбез кунакларына Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклен тәкъдим итәргә булдык», – диде ул.

Театрны 10нчы һәм 8нче сыйныф укучылары әзерләгән иде. Спектакль алдыннан укучылар концерт программасы тәкъдим иттеләр: татарча җырлар, биюләр башкарып, Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. 

Спектакль тәмамлангач, шәһәр мәгариф идарәсенең баш белгече Наилә Миначева җылы һәм эчтәлекле чара өчен һәр оештыручыга, укытучыга рәхмәтен җиткерде.

«Сәхнәдә чыгыш ясаган укучыларга теләгем шул – матур команда булып оешкансыз икән, азаккача бердәм булыгыз, эшегезне бергә дәвам итегез. Балаларның саф туган телдә сөйләшүләре мине аеруча куандырды. Монда ата-аналарның да роле зур. Укучыларның татар булулары белән горурланулары сәхнәдән бөркелеп торды», – диде ул.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев