Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Укучыларыбызга ярарга тырышабыз

«Шәһри Чаллы»га - 35.

«Шәһри Чаллы»га 35 яшь тулды. Бу татар иҗтимагый тормышында һичшиксез әһәмиятле вакыйга. Газета Милли азатлык хәрәкәте дулкынында кыю шәхес – Йосыф Якуб улы Җимангулов җитәкчелегендә оешкан. Әлбәттә, милли күтәрелеш элеккечә көчле түгел хәзер. Өстенлекле бурыч – татар телендә аралашучыларны, укучыларны саклап калу. Газетаның тыйнак юбилее да матбугатта кискен борылыш, күпләр өчен яшәп калу өчен көрәш елларына туры килде. Басма матбугатны яздырып алучылар кими. Бүген газета-журналлар интернет киңлекләрендә күбрәк таралуга йөз тотып эшли. Бу унайдан, соңгы елларда  социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнүебез өчен сөенәм. «Шәһри Чаллы»ның сайты эшли, социаль челтәрләрдә 50 меңнән артык язылучыбыз бар. Кешеләр безне белсен дисәк, бу күрсәткечләрне көннән-көн арттырырга кирәк икәнен дә беләбез. Дөресен әйткәндә, «Шәһри Чаллы» хезмәткәрләренә йөкләнгән бурычларны, таләпләрне санап бетерерлек түгел. Без аларга эшлеклелек, тәртип, оешканлык кебек сыйфатлар бәрабәренә генә өлгерәбездер дә. 

Дүрт ел элек тиражыбызны саклыйк, халыкка якынрак булыйк дигән максаттан, «КАМАЗ» төзелеше елларында татар егетләрен-кызларын жыйган «пятачок»ларны торгыздык. Фәкать үз көчебез белән, үзебез кирәксенеп. Кем әйтмешли, нәкь өстенә бастык. Мондый татарча «тусовка»ларны сагынып яшәгән шәһәрдәшләребез безне күтәреп алды, «пятачок»ларга меңәрләгән кеше килеп күңел ача. Тарткан атка һәрвакыт күп салалар. Шундый иҗади күтәрелешкә ирешкәч, «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелеге тагын да саллырак бурыч йөкләде – быелдан җомга саны 24 битлек булып чыга. Анысында күбрәк рәсми хәбәрләрдән тыш, язмышлар, тормыш хәлләре, кешеләр турында язабыз. Без, гомумән, хәзер укучыларыбызга ярарга тырышабыз. Алар теләгән, тәкъдим иткән темалар беренче планда. Газетабызны халыкчан, халык ярата торган  итәсебез килә. Баш редактор буларак иң зур хыялым – укучыларыбызның: «Шәһри Чаллы»да чыккан», – дип безнең язмаларны эзләп укулары.  Безнең газетабызның бизәлеше матур, кем әйтмешли, эчендә җаны гына юк. Редакция журналистлары шәһәрдә, хәтта республикада журналистиканын йөзек кашы булырдай осталар. Мин аларның  унышлы язмаларына, катлаулы темаларга кыю алынуларына алардан да ныграк сөенәм.  Хезмәтем белән бәйле  тагын бер хыялым –  бар кыенлыкларның үтәренә ышанып, «Шәһри Чаллы» дөньясын яктырткан йолдызларым лаеклы бәя алып, хөрмәт казанып, алга зур планнар куеп яшәсен иде!

Резидә Юсупова, «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев