Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучыга бүләкне тезләнеп тапшырды

30 ел элек мәктәпне тәмамлаган шәһәрдәшләр укытучыларын җыеп җылы очрашу үткәрде.

24нче мәктәпнең элеккеге укучылары – 1994 ел чыгарылышы егет-кызлары үзләренең укытучыларын хөрмәтләде. Бу хакта «Татэнерго» АҖ «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» филиалы директоры урынбасары Василий Головко хәбәр итте. Ул үзе дә нәкъ 30 ел элек әлеге мәктәпне тәмамлаган. 

– Без бу очрашуга көздән үк әзерләнә башладык. Мәктәп директоры Илгизәр Бисеров безгә һәр яктан ярдәм итте. Бүгенге вәзгыятьне истә тотып, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, бик җылы очрашу уздырдык. Укытучыларыбыз белән инде биш ел күрешмәгән идек. Аларны мәктәпнең ишек төбеннән үк каршы алдык. Хәлләрен белештек. Сөйләштек. Хатирәләрне барладык. 
Очрашу 19 Май – Пионерия көне алдыннан булганга, үзебез өчен яңадан «пионерга кабул итү»не дә оештырып алдык. Аннары мәктәбебез янына истәлеккә зәңгәр чыршы утырттык. 

Очрашуга хөрмәтле укытучыларыбыз Маршидә Әхмәтова, Флера Әхмәтова, Галина Безбородова, Миңниса Гайнуллина, Фирүзә Гарифуллина, Вера Исмәгыйлова, Мәйсирә Минһаҗева, Ираида Ежова, Илдар Шакиров, Миләүшә Шакирова, Хәмидә Фәсхетдинова, Лидия Портнова, Надежда Новикова, Борис Смирнов, Кира Соколова, Резидә Соколова, Рәисә Сөләйманова, Илдар Шакиров, Миләүшә Шакирова килгән иде. Химия укытучыбыз Наталья Кейлина инде өеннән чыгып йөри алмый. Аны барыбыз да олы җанлы, белемле педагог буларак искә алдык. 

«Заман» яшьләр үзәге директоры Анна Кузнецова үзләрендә шөгыльләнүче талантлы балалар һәм яшьләр катнашында концерт тәкъдим итте. Без укытучыларыбызга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдык, чәй табыны әзерләдек. Очрашуда бик җылы да, дулкынландыргыч та бер мизгел күңелгә кереп калды. Укытучыбыздан ике башка озынрак бер сыйныфташыбыз аңа бүләкне тезләнеп тапшырды. Шулай гына икесе буйлары белән тигезләште. 
Очрашуга сыйныф җитәкчебез Зинаида Купцова да (элеккеге мәктәп директоры Николай Федотовичның хатыны) килгән иде. Аңа апрельдә 85 яшь тулды. Завучыбыз Кира Соколовага 94 яшь. Ул безгә физика укытты. Андыйлар турында: «Педагог от Бога», – диләр.

Очрашудан без дә, укытучыларыбыз да канәгать калды, чөнки мондый җылы, ихлас аралашулар безгә җитми», – дип сөйләде Василий Юрьевич. 
Ул укытучы һөнәренең һәрвакыт дөньядагы иң кирәкле һөнәр булып калачагын ассызыклады. «Без укытучыларыбызга нык рәхмәтле. Мәктәп елларында бит тәүлекнең өчтән бере педагогларыбыз белән уза. Шуңа күрә бу тормышта нинди юлдан китүебездә аларның өлеше һичшиксез зур. Алар биргән белем һәм тәрбия безнең бүгенге уңышларыбызның нигезе дисәм дә ялгыш булмас. Бүгенге көн укучылары да укытучыларын безнең кебек хөрмәтләсеннәр иде», – дигән теләген белдерде Василий Головко. 

Фотолар Василий Головкодан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф