Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ул михнәтләр башка кабатланмасын!

Тиздән Бөек Ватан сугышында җиңүгә 77 ел тула. Кызганыч, илебез халкына җиңү шатлыгы, аяз күк йөзе бүләк иткән сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең сафы елдан-ел сирәгәя. Исәннәренең дә сәламәтлекләре какшый.

Алар «Бөек Ватан сугышы еллары, аннан соңгы михнәтләр башка кабатланмасын, балалар, оныклар тыныч тормышта яшәсен иде», – дип яшиләр. Сугыш чоры баласы Мәсерүрә Зиннәтуллина шундыйларның берсе.
Мәсерүрә апа татар халкының бөек шагыйре Кадыйр Сибгатуллинның туганы. Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән. Бөек Ватан сугышы елларындагы авыр тормыш, туганнарын ачлы-туклы яшәтмәс өчен Казанга көянтәләп сөт күтәреп җәяү барулар, төн уртасында кабат җәяүләп кайтулар... Боларны искә алганда күзләре яшьләнмичә калмый аның.
– Әтиебез сугышка киткәндә әни җиде бала белән берүзе калды. Тормышны алып барырга кирәк. Без кырга чыгып чүп утадык, язын бата-чума черек бәрәңге җыеп кайта идек. Кычыткан, алабута ашлары бик тәмле була иде. Тегермән тарттыруда да булыштык. Дөрес, әни безне ач тотмады. Сыер асрадык, аның сөтен-маен Казанга барып саткач, кирәк-яраклар да ала идек. Әниемнең иртән китеп, Казан белән авыл арасын җәяү үтеп, төнлә кайтып елап утырганнары әле дә күз алдымда.
Аннары абыебыз Габбас Япон сугышына китте. Җиде ел фронтта йөреп кайтып, Душанбега барып төпләнде, шунда вафат булды. Әтиебез исә Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады, һәлак булуы турында хәбәрен генә алдык. Германиядә пленга эләккән һәм шунда үлгән.
Сугыш тәмамланып, дөньялар тынычлангач, Мәсерүрә Яншык авылында җиде сыйныфны тәмамлый. Авылда 37 ел сыер савучы булып эшли. Алдынгылыкны бирми. «Казанның опера һәм балет театрына алып барып хөрмәтләделәр. Кыйммәтле палас бүләк иттеләр үземә», – дип яшь чакларын искә ала ул.
Мәсрүрә Рафаэль исемле егеткә кияүгә чыга. Күркәм гаиләдә ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Йорт төзеп, балаларны урнаштыргач, рәхәтләнеп яши башлагач кына ире 53 яшендә кинәт үлеп китә. Аннары, янгын чыгып, өйләрен көлгә әйләндерә. Бөтен әйберләре, мактау грамоталары, орден- медальләре дә юкка чыга аның. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, Мәсерүрә апа кайнанасын ташламый, 46 ел тәрбияләп, кадерләп, соңгы юлга озата аны.
Балаларына тиешле белемен дә биргәннәр Зиннәтуллиннар. Кызлары, улы әти-әниләренә бик рәхмәтле, әниләрен ялгыз яшәтмиләр. Казанга кызы Венера янына барып та кунак булып кайта Мәсерүрә апа. Улы Рәшит гаиләсе белән Балык Бистәсендә яши. Чаллыда ТЭЦта эшләүче Гүзәлиясе дә әнисен хөрмәтләргә, сәламәтлеген ныгытып, гомерен озынайтырга тырыша. «Безнең әни бик тырыш. Авылда һәрвакыт алдынгы булды, сыер савучы булып эшләгәндә гел бүләкләделәр үзен. Берничә тапкыр санаторийга да барып, ял итеп кайтты. Әни бик юмарт һәм киң күңелле безнең. Кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып тора. Бүгенге көндә дүрт оныгының һәм бер оныкчыгының уңышларына сөенеп яши. Берүк сәламәт булсын», – ди Гүзәлия Фатыйхова.
Җиргә тагын язлар килде. Ул сугыш чоры балаларының авыр тормышын исләренә төшерә, Мәсерүрә апа кебек өлкәннәр исә яшь буынны тыныч һәм мул тормышның кадерен белергә чакыра. «Берүк илләребез имин булсын. Бүгенге тормышыбыз бик яхшы, Аллаһы Тәгалә күпсенә күрмәсен», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев