Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Улан-Удэ шәһәреннән делегация Чаллыда нишләгән?

Чаллыда Улан-Удэ шәһәре мэры Игорь Шутенков җитәкчелегендәге Бурятия башкаласы делегациясе эш визиты белән булып китте. Алар "КАМАЗ"да, аннары "Җиңү" футбол манежында булдылар.

Кунакларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов каршы алды. Алар кунакларны манеж инфраструктурасы белән таныштырдылар.

Спорт корылмасында 2000нән артык бала шөгыльләнә. Биредә «Төзүче», «Виктория» спорт мәктәпләрендә, шулай ук «КАМАЗ» спорт клубында тәрбияләнүчеләренең футбол буенча дәресләре үткәрелә.

Делегация шулай ук 59 нчы «Адымнар» гимназиясендә дә булды. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин полилингваль мәгариф системасы турында сөйләде.

Экскурсия барышында кунакларга уку кабинетларын, актлар залын, спорт залларын, бассейнны, ашханәне, китапханәне күрсәттеләр. Алар гимназиянең матди-техник ягын бәяләделәр. Билгеләп үтик, полилингваль мәктәп төзү проекты «Яңарыш» фонды ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән гамәлгә ашырылды.

«Татарстан бик кызыклы, безнең хезмәттәшләребез телне торгызу буенча тәҗрибә тупларга килгәннәр иде инде. Бурят телен торгызу теләге бар. Хәзер без, сезнең тәҗрибәгез ярдәмендә, билгеле бер адымнар ясадык. Сездә хәтта татар телендә кайбер фәннәр дә өйрәнелә. Үзебездә дә моны кертәчәкбез, хәзер инде тәҗрибә күп тупладык. Без хәзер нәрсә эшләргә, кая омтылырга кирәклеген беләбез», - дип билгеләп үтте Улан-Удэ Шәһәр Советы рәисе Чимит Бальжинимаев.

Кунаклар шәһәрнең инфраструктурасы белән чын-чынлап сокландылар.

«Шәһәр бик ошады, киң проспектлар белән, уникаль. Халык саны буенча без якынча бер тирәдә, бездә 340 мең кеше яши, бездә шәхси йортлар күбрәк. Сездә искиткеч спорт объектлары, мәктәпләр бик күп. Тел мәдәниятен торгызуны әйдәгән «Адымнар» мәктәбе, үсеп килүче чаллылылар аны саклар дип ышанам», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Улан-Удэ шәһәре мэры Игорь Шутенков.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы