Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Үлем исе — сирень исе килә, шушы 2 көндә үлә, мин әйтте диярсең!»

Булмас димә.

Мин кешеләрне күзәтергә яратам. Кайчагында инде күптән белгән дустыңда бөтенләй бүтән сыйфат, башка килмәгән сәерлекләр күреп, шаклар катасың.
...Карт апам авырып ята, кунакка дустым кайтты. Елмаеп килеп кергән иде, апага карауга, йөзе таштай катты, күзгә күренеп агарынды. Аптырап бер дустыма, бер апага карыйм: беренче очрашулары түгел, апа ятуга калгач та өченче кайтуы. Ул кырт борылып чыгып китте.
– Син ник алай эшлисең? – дип яңадан дустымны әрләдем. – Авыру кеше ни уйламас, болай да бик интегә бит. Миңа сиздерми генә төне буе йоклый алмый. Шунда ахирәтем: «Миләш, дускай, үпкәләмә, тик апаңнан... үлем исе килә, тагын 8 көн гомере калган, төшке ашын ашагач үләчәк», – дип куймасынмы! Баш түбәмдә чәчләрем селкенә башлады, шабыр тиргә баттым:
– Син минем йөрәгем ярылып үлүемне телисең ахрысы! Ничек телең әйләнә шуны әйтергә? – дим, күз яшьләремә төелеп.
– Туктале, Миләш, син мине дөрес аңла. Әгәр сине яратмасам, дустым дип санамасам, әни янына да кермичә, синең хәлеңне белергә кайтмас идем. Бу сүзләрне әйтмәс идем. Әзер булып тор диюем. Апаң, чыннан да, бер атнадан үлә. Мин бүген китәм, 6 көннән кайтам. Кирәкле әйберләрен бергәләп карыйк. Җитешмәгән нәрсәләр юк микән — ала кайтырмын.
– Каян килгән Хозыр Ильяс! Кемгә күпме гомер бирелгәнен бер Аллаһ белә, әйдә керик, аш суына, Нурислам да көтәдер!
8 көннән апа үлде. Мин аш ашатып чыгып 10 минут үткәч. Тып-тыныч үлде. Газапланмады. Тик үләренә 3 көн кала колагыннан алкаларын салдырырга кушты, аннан соң сүз арасында гына кыстырган кебек итеп:
– Олан, бәбкәем, Нурислам чәйне бик кайнар итеп эчәргә ярата, каты итеп, исеңнән чыгарма! Ашыңны да кайнар килеш ашатырга тырыш. Ирләр алар ат шикелле — гел ашап торсалар да, гел ач булалар, бүген нәрсә пешерим дип сорама, табак тулы итле ашың гел әзер булсын, – диде.
Дустым апа үлгәч тагын кайтты.
– Хәзер сөйлә инде, кайдан белдең апаның үләсен? – дим.
– Ничек белгәнемне әйтә алмыйм. Кинәттән башланды бу хәл, – дип сөйләп китте ул. – Заводта әбәт ашап утырабыз, кинәт борыныма сәер, моңарчы таныш булмаган ис килеп керде. Сирень исенә дә охшаган, туфрак исенә дә. Шулвакыт Наилә исемле хатын әбәтен тәмамлап торып китте, теге ис тә аңа «ияреп» китеп барды. Аптырадым, духи-дезодорант ише әйбер исе түгел. Ике көн күзәттем теге хатынны, каршы станокта гына эшли бит. Беркөн ул кинәт станогын туктатты да: «Мин эшли алмыйм, Зөбәрҗәт, башым кыса, кайтырга рөхсәт сорап кил әле», – дип яныма килеп басты. Теге искә чыдарлык түгел. Киттем. Рөхсәт бирделәр. Ә иртән аны тукталышка җитәрәк машина бәргәнен ишеттек.
Икенче вакыйга болайрак. Безгә кунакка җизни белән апа килде. Җизнине белә идең бит: уен-көлкеле кеше, кич буе авылдагы кызык вакыйгаларны сөйләп, көлдереп хәлебезне алып бетерде. Йоклар алдыннан: «Шәһәрчә юынып карыйк әле», – дип ваннага кереп китте. Ышанасыңмы, аннан теге ис «ияреп чыкты»! Шулкадәр курыктым. Беләм бит: өйдә сирень чәчәге исен хәтерләтүче шампунь-сабын юк! Китеп 4 көн үтүгә җизни асылынып үлде.
Шул көннән аңладым, ниндидер сәбәпләр аркасында мин үлем исен сизә башлаганмын. Апаңнан шул ис килә иде. Менә шуннан соң мин хәтта иснең көченә карап, кешенең күпме яшиячәген дә әйтергә өйрәндем. Бу хакта беркем белми. Беренче булып сиңа сөйләдем.
Ышанмадым мин дустыма — апамнан бернинди дә ис килми иде. Тик менә шуннан соңгы ике вакыйга мине шаккатырды.
Былтыр Яңа ел бәйрәменнән соң (мин чирләп торгач, ул хәл белергә кайткан иде) Зөбәрҗәт белән урамда бер ир яныннан (исемен язмыйм) узып киттек. Шулчак дустым:
– Фу... тагы сирень исе! – димәсенме!
Мине ток суктымыни, ни әйткәнемне дә белештермичә:
– Яп чуманыңны, күрсәтәм мин сиңа хәзер чәчәк исен! Бу ир – Нурислам белән бер елгы һәм аның дусты, юрама теләсә-нәрсә, Аллаё сакласын, әллә ниләр булыр! – дидем.
– Юк, малай, бу ир шушы 2 көндә үлә, мин әйтте диярсең!
Икенче көнне мин язма әзерләп утырганда күршебез кереп, теге ирнең махмырдан үлгәнен әйтте. Урындыгымнан мәтәлеп төшә яздым.
Көтелмәгән, без белмәгән сәбәпләр аркасында кешедә кинәт ниндидер «ишек ачыла». Мондый кешеләр бик-бик сирәк. «Тишелеп чыккан» сәләтләреннән явызларча файдаланып, кешеләрне алдаучылар бар. Тик, чыннан да, сәләте ачылган кеше моны сиздермәскә тырыша. Чөнки ул белә: сәер, шомлы серен чишсә, иң башта аның якыннарына кыен була.
Мин дустымны бик яратам. Тик хәзер мин аның кайтуын бик хәвефләнеп көтәм. Күз алдыгызга китерегез, дустыңның хәлен сорашкач, иң башта күзләренә текәләсең, сүзсез генә сорыйсың:
– Дускай, җаный, миннән «сирень исе» килмиме? Якыннарымда ул ис юкмы? – дисең.

Миләүшә Хәйруллина (язма кыскартып бирелде)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә үлем исе