Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үлгән ветераннарыбыз рухына дога кылу үрнәге

Гүр ияләре булган әби-бабайларыбызны онытмасак иде...

Бөек Җиңү көнендә ветераннарыбызны, тыл хезмәтчәннәрен зурлыйбыз. Бәйрәм итәбез. Әмма сугыш кырында ятып калган геройларыбызны, гүр ияләре булган әби-бабайларыбызны онытмасак иде. Бүген алар рухына багышлап дога кылсагыз хәерле. 

Үлгән әби-бабайларыгызның, якыннарыгызның рухларына:

«Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була.
Болардан тыш «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.
Аннары укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен болай дип багышларга мөмкин:

«Йә, Раббым! Укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен Үзеңнең ризалыгың өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Хава радыяллаһу ганһәнең, барлык пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, бу дөньяга килеп киткән барча мөселманнарның рухына ирешетерсәң иде...»

Шуннан соң:

«Догаларымны, укыган Коръән сүрәләрен әлеге кешеләргә ирештер», - дип, якыннарыбызның исемен һәм әтиләренең исемен әйтеп багышларга була. Мәсәлән: Габдулла кызы Фатыйма рухына, дип.

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев