Ульяновскида Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф
«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәте тәкъдим ителде.Рәсми рәвештә презентация җирле Диния нәзарәте вәкиле Азат хәзрәт Әхмәтов башкаруында Коръән аятьләре уку белән ачылды.
Ульяновскида Коръәннең Диния нәзарәте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсе тәкъдим ителде.Чара Ульяновск шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә узды, анда 150гә якын кеше катнашты. Алар арасында Ульяновск имамнары, мәчет мөәзиннәре, дини оешмалар җитәкчеләре һәм татар милли-мәдәни хәрәкәте активистлары бар иде.
Шунысы игътибарга лаек, Ульяновск өлкәсе татарлар саны буенча 4-нче урында тора: биредә 160 меңнән артык милләттәшебез яши. Китапны тәкъдим итү барышында шулай ук татарлар арасында милли-дини үзаң тәрбияләү хакында да фикер алыштылар.
Татарстан мөфтиятенең төп хезмәтен баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәкъдим итте. Очрашуны «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин алып барды.
Рәсми рәвештә презентация җирле Диния нәзарәте вәкиле Азат хәзрәт Әхмәтов башкаруында Коръән аятьләре уку белән ачылды. Аннары «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин чыгыш ясады, ул очрашуда катнашучы барлык кунакларга рәхмәтен белдерде, Татарстанның милли һәм дини кыйммәтләрне саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Ул Ульяновск өлкәсе белән элемтәдә торган ТР Хөкүмәтенә һәм республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде. Шулай ук, Сафин хәбәр иткәнчә, «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы «Туган тел», «Ак калфак» татар милли-мәдәни оешмаларына, татар милли-мәдәни хәрәкәте активистларына, Үзәк Диния нәзарәтенә һәм җирле Диния нәзарәтенә тапшырылачак, алар, үз чиратында, китапларны мәхәллә мәчетләренә җиткерәчәк.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев