Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ура, каникуллар!

23 марттан мәктәп укучыларының язгы каникулы башлана. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов әйтүенчә, каникул вакытында укучыларны 200гә якын төрле мавыктыргыч һәм файдалы чаралар көтә. Алар Орган залында, дельфинарийда, татар һәм рус театрларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә үткәрелә. Төрле иҗади, күңел ачу, интеллектуаль чаралар белән бергә балалар...

23 марттан мәктәп укучыларының язгы каникулы башлана. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов әйтүенчә, каникул вакытында укучыларны 200гә якын төрле мавыктыргыч һәм файдалы чаралар көтә. Алар Орган залында, дельфинарийда, татар һәм рус театрларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә үткәрелә. Төрле иҗади, күңел ачу, интеллектуаль чаралар белән бергә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә багышланган чаралар да үткәрелә.

Каникул көннәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар үткерүгә аеруча зур игътибар бирелә.

"Яллардан соң имтиханнар башлана. "Быел сынауларга бәйле үзгәрешләр тугызынчыларга кагыла. Алар имтиханны off-line форматында тапшырачак. Бу күчерү мөмкинлеген шактый киметергә тиеш, йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре төгәл була. 11нче сыйныфларның бердәм дәүләт имтиханнары гадәттәгечә май ахырында башлана, үзгәрешләр көтелми", - диде Рамил Мәрванович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев