Тавыш бирү 12 февральдән алып 19 февральгә кадәр барды.
"Урам җыештыручылар хөрмәткә лаек" бәйгесенә нәтиҗәләр ясар вакыт. Беренче урынны Гөлшат Хәлилова яулады. Аның өчен 1403 кеше тавыш бирде. Икенче урында - Гөлназ Зәйдуллина. Ул 1137 тавыш җыйды. Җиңүчеләребез җылы фуфайка белән бүләкләнәчәк.
Өченче урында - Людмила Федоровна. Аңа 296 шәһәрдәшебез тавыш бирде. Ул һәм башка катнашучылар иътибарсыз калмаячак. Бүләкләү көнен һәм вакытын тиздән хәбәр итәчәкбез.
Нет комментариев