Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Урамда җиләк-җимеш, яшелчә сатуны тыйдылар

Эшмәкәрләргә беркетмә төзелде.

Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов урамда шикле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатучыларга каршы. Аның белдерүенчә, алар пычрак, тузанлы җирдә сатыла, шул сәбәпле сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин. Законсыз сәүдә итүче эшмәкәрләрнең корылмаларын сүттеләр. Сатучыларга карата протокол төзелде.

Мондый рейдлар дәвам итәчәк. «Законсыз һәм куркыныч эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә чик куячакбыз», – ди шәхси аккаунтында Ленар Әхмәтҗанов. 

Фото Комсомол районы администрациясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев