Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урамнар кардан 3 тәүлек эчендә чистартылырга тиеш

Чаллыда 1183 җыештыручы урамнарны, ишегалларын тәртиптә тота.

Кыш башланганнан бирле Чаллыдан 35,3 мең куб метр кар чыгарылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Автомобиль юллары» муниципаль автоном предприятиесе һәр көнне  урамнарга 100дән артык техника һәм 80 кеше чыгара. 1183 җыештыручы урамнарны, ишегалларын тәртиптә тота. «Актив эшлибез», – диде җитәкче. 

«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре карны 3 тәүлек эчендә чистартырга тиеш. Тизрәк булган саен, яхшырак. Шәһәрдә мөмкинлекләр бар, идарә итү компанияләре эшне тиешенчә оештырырга тиеш», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кардан чистарту