Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ураза гаетенең сөннәт гамәлләре

Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Рамазан шундый фазыйләтле ай – ул мөбарәк айда кешелекне һидаятькә күндерүче, хак белән батылны аеручы Аллаһының сүзе иңдерелде».

Гает намазы балигъ яшенә җиткән, кул-аягы исән, күзе күргән ир-атларга – вәҗиб. Белә торып үтәлми калса, гөнаһ саналыр. 
Ураза гаетендә Аллаһның биргән бу сөенеченә шөкер итеп, Аңа мактауларыбызны җиткерәбез. Әлеге көнне мөселман кешесе гает намазын укыса, фәкыйрьләргә сәдака һәм ризык өләшеп, кадер-хөрмәт күрсәтсә, әҗер-савабы булыр, ин шәә Аллаһ.
Гает намазына барыр алдыннан иртәрәк торып, госел коену, хушбуй сөртеп, яхшы киемнәр кию күркәм гадәтләрдән санала. Ураза гаете өч көн дәвам итә, бәйрәмне туганнар, якыннар белән кунакка йөрешеп, тәмле ризыклар әзерләп, шатлык-сөенечтә үткәрү – сөннәттер.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: «Кем Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ел буе ураза тотканның савабына ирешер һәм Аллаһы бу бәндәнең тәнен тәмугка хәрам кылыр». Рамазан аенда ниндидер сәбәпләр аркасында тотылмый калган ураза көннәре булган кешеләр, башта шул көннәрен тотып, аннан соң Шәүвәл ае уразасын тотса, дөрес булыр.
Ислам динендә хатын-кызларга карата аерым ихтирам бирелә: ирләрне дә, хатын-кызларны да бер үк дәрәҗәгә куеп, мөслимәләргә җәмәгать намазларында катнашырга мөмкинчелек бирә. Аларны дини бәйрәмнәрдә актив булырга, өммәт эшләрендә катнашырга, гомумән, җәмәгатьне кайгыртуга чакыра. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) балигъ булган һәм өйдә генә утыручы кызларны да башкалар белән бергә Ураза һәм Корбан гаетләрендә катнашырга чакырган. Хатын-кызны бәйрәмгә чыгару теләге шундый көчле булган, хәтта берничә бөркәнчеге булган хатын-кызларга бөркәнчеге булмаганнарга биреп торырга кушкан.

Алинә Баһаветдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X