Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урманче иҗаты онытылмый

Чаллыда Мәдәният елына багышланган чаралар оештырыла. Шушы көннәрдә картиналар галереясында Бакый Урманче иҗаты буенча шәһәр фәнни-гамәли конференциясе үтте. Гомумән, халкыбызның күпкырлы таланты Бакый Урманче иҗатына биредә зур игътибар бирелә. "Данлыклы рәссамның 100 еллык иҗаты уңаеннан да күргәзмә оештырган идек. Анда "Сары күлмәкле кыз" әсәре дә куелган. Бу искиткеч картинаны карагач,...

Чаллыда Мәдәният елына багышланган чаралар оештырыла. Шушы көннәрдә картиналар галереясында Бакый Урманче иҗаты буенча шәһәр фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Гомумән, халкыбызның күпкырлы таланты Бакый Урманче иҗатына биредә зур игътибар бирелә. "Данлыклы рәссамның 100 еллык иҗаты уңаеннан да күргәзмә оештырган идек. Анда "Сары күлмәкле кыз" әсәре дә куелган. Бу искиткеч картинаны карагач, бер ханым: "Сез безгә бөек рәссам Бакый Урманче исемен ачтыгыз", - дип рәхмәт укыды. Шуннан соң без ел саен Урманче иҗатына багышланган төрле чралар үткәрә башладык", - ди картиналар галереясы директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Гайнетдинова.

Узган ел картиналар галереясы "Останың мирасы" дигән программа буенча Татарстан хөкүмәтенең грантын отты. Хәзер аның кысаларында биредә төрле тематик чаралар оештырыла. Шәһәр халкы "Бакый Урманче иҗатында Тукай әсәрләре" дигән темага лекцияләргә, әдәби-музыкаль кичәләргә, күргәзмәләргә яратып йөргән. "Урманче укулары" дигән темага лекцияләр исә югары уку йортлары студентлары һәм сәнгать мәктәпләре укучылары күңеленә хуш килгән.

Фәнни-гамәли конференциягә исә Бакый Урманче иҗатын хөрмәт иткән зыялылар, югары уку йортлары мөгаллимнәре, студентлар һәм укучылар килгән иде. Алар картиналар галереясы директоры урынбасары Марат Мингалиевның "XX-XXI гасырдагы татар милли сәнгатенә Урманче иҗатының тәэсире" дигән темага чыгышын тыңладылар. Экраннан мәшһүр рәссамның Хуҗа Насретдингә багышланган картиналарын карап хозурландылар.

Фондларны саклаучы Әлфия Гарипова галереядагы фондларның тарихы турында сөйләде. Кыскасы, биредә Бакый Урманче иҗатының төрле яклары бәян ителде. Картиналар галереясында мондый бай эчтәлекле чаралар киләчәктә дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X