Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урының җәннәттә булсын, талантлы артист

Бүген аңа 40 яшь тулыр иде.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы бүген Сарман районы Саклаубаш авылына гадәти булмаган сәфәргә барды. 

Бүген шул авылда туып-үскән, театрның иң талантлы артистының берсенә әверелгән Фәнис Сәхәбетдиновның туган көне. Кызганыч, ул бу көнне күрә алмады. 2018 елның декабрь аенда фаҗигале төстә вафат булды. Аны туган авылына алып кайтып җирләделәр.

Хезмәттәшләре аның каберенә даими зиярәт кылалар. 
«Фәнисебезнең рухына дога кылдык. Каберенә бардык», – ди артистка Чулпан Арсланова.
Фәнис Чулпан Арсланова белән театрда соңгы роле Хафизны уйнады. Фәнис Зөлфәт Хәким әсәре буенча «Тәрәзәңдә һаман ут яна» спектаклендә төп рольләрнең берсендә уйнап кына калмады, спектакльгә үзенчәлекле декорацияләрне дә үзе ясаган иде. 

«Тыныч, тәртипле, бик уңган иде Фәнисебез. Урыны җәннәттә булсын», – ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева. 

Фәнис Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китсә дә, аның рухы театрда яши. Хатыны Гүзәл театрда эшли. Балалары Солтан, Салих, Мәдинә матур итеп татарча сөйләшәләр. Солтан театрда спектакльдә дә уйнарга өлгерде инде. Балалары өчен Фәнис сөенеп ятадыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният фаҗига Чаллы театры үлем-китем